Әлки районында суүткәргечтәге аварияне тиз арада төзәттеләр

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Район коммуналь челтәрләре җитәкчесе Искәндәр Сафин әйтүенчә, 11 гыйнвар кичендә булган авария  әлеге  йортта иске суүткәргечтән файдалану аркасында килеп чыккан. Шуңа башняларга су тутыру туктатылган. Системада су беткәч, коммуналь челтәрләр эшчеләре тиз арада әлеге йортны яңа су трассасына тоташтырып куйганнар. 12 гыйнварда әбәткә кадәр барлык су башняларына да су тутырыла башлый. Хәзер өйләрдә су әйбәт килә.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International