Бу турыда үз чыгышларында эчке эшләр бүлегенең кизү часте оператив дежурные Равил Гайфуллин, үзәк хастаханә баш табибы урынбасары Игорь Леонтьев, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина, мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Нурания Заһидуллина, гаилә һәм балаларга ярдәм бүлеге җитәкчесе Наталья Камалетдинова сөйләп киттеләр. Әлеге хезмәтләрнең һәрберсе балаларга тормышта дөрес юнәлеш бирү буенча максатчан эш алып бара. Тулаем алганда үсмерләребезнең тәртибе әйбәт, күпчелеге төрле түгәрәкләргә йөри, спорт белән шөгыльләнә. Үсмерләр арасында җинаятьчелек тә былтыр бик нык кимегән. Әмма араларында җәмгыять өчен куркыныч гамәл кылып яисә спиртлы эчемлек кулланып исәпкә алынганнары да бар. Комиссия утырышында шундый фактларны булдырмауга юнәлтелгән чаралар барланды, эшләр билгеләнде.