17 гыйнвардан башлап Казанда, ОРВИ һәм грипп үсеше белән бәйле рәвештә, медицина, белем бирү учреждениеләрендә чикләү чаралары кертелде. Бу сәламәтлек саклау оешмаларына туганнарның пациентлар янына килүне чикләү яисә тыюны, шулай ук массакүләм чаралар оештыруны чикләүне һәм битлек кию режимын кертүне күздә тота.
Роспотребнадзор хәбәрләреннән күренгәнчә, республикада грипп белән авыручыларның берсенең дә әлеге чиргә каршы прививка ясатмаганлыгы ачыкланган. Сүз уңаеннан, бездә 6170 кеше (шуның 1840ы балалар), ягъни район халкының 38 процентка якыны, гриппка каршы вакцинация үткән.
Медиклар гриппның үпкә ялкынсынуы, миокардит, энцефалит, менингит, синусит, отит, ангина кебек өзлегүләргә китерү белән куркыныч булуын искәртә. Бу өзлегүләрнең балаларда, олы яшьтәге кешеләрдә, хроник чирләре булган кешеләрдә аеруча көчле булуы ихтимал.
Белгечләр әйтүенчә, сулыш юллары вируслы чирләре белән авыручыларның киләсе атналарда тагын да артуы мөмкин. Чирләп китмәс өчен саклану чараларын күрү зарур. Авыру билгеләре сизелә башласа, тизрәк гомумпрактика табибына мөрәҗәгать итү, үз белдегең белән дәваланмау мәслихәт. Шулай ук шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, профилактика чаралары күрергә киңәш ителә. Кеше күп җыелган урыннарда булмаска тырышырга, битлек кияргә (грипп вирусы 1 метрга кадәр арага тарала), саф һавада ешрак булырга, бүлмәләрне әледән-әле җилләтергә, составында С витамины булган азыкларга, яшелчә һәм җиләк-җимешкә өстенлек бирергә кирәк. Табиблар урамга чыгар алдыннан борын юлларын аш тозы, диңгез суы белән юдыруның да файдалы булуын әйтәләр.
Сез грипп, ОРВИ чирләреннән ничек сакланасыз?
Татьяна Захарова, Анино Салман авылы, мәктәп хезмәткәре:
–Саф һавада күбрәк булу иммунитетны ныгыта, дип исәплим мин. Хезмәтем дә шундый – авылыбыздагы балаларны ат белән Яңа Салман урта мәктәбенә йөртәм. Йортыбызда өч сыер, тагын күп терлек асрыйбыз. Алар янында күпме физик хезмәт башкарасың. Ә хәрәкәтнең исәнлек өчен файдалы булуы һәркемгә мәгълүм. Авырудан саклану өчен дарулар түгел, сыналган халык чараларын кулланабыз. Безнең өстәлдән сарымсак, суган төшми. Цитруслы җимешләр – лимон, әфлисунны күбрәк ашарга тырышабыз. Авыру билгеләре күренсә, йоклар алдыннан бал белән кайнар сөт эчәбез. Без эссене яратмыйбыз, бүлмәләрне гел җилләтеп торабыз.
Фәнис Вәлиев, Чиябаш мәктәбе директоры:
–Соңгы вакытта мин ел саен гриппка каршы прививка ясатам. Моны файдалы чара дип саныйм. Гаиләбездә сарымсак, суганны да бик яратып кулланабыз. Аннан соң, мин җиңелрәк киенеп йөрергә, саф һавада күп булырга тырышам. Күз тимәсен, грипп, сулыш юллары чирләре белән авырганым юк диярлек. Мәктәптә укучыларны да чыныгу, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләренә өйрәтәбез. Бездә балалар кыш буе мәктәпнең хоккей тартмасында тимерякта шуа, чаңгыда йөри. Чирләп ятып укуны, эшне калдыру әйбәт хәл түгел. Һәркем үзен чыныктырырга, авыруга бирешмәс өчен барын да эшләргә тиеш.
Нурия Гайфуллина, пенсионер, Үргәгар авылы:
–Мин үзем грипп, салкын тиюләр белән сирәк авырыйм. Сарымсактан бер дә өзелмибез, көн дә кулланабыз, бәлки шуның да файдасы бардыр. Минем әти дә сарымсакны бик мактый иде. Баланны да бик яратам. Карлыганны, җиләкләрне туңдыргычта саклыйбыз, кышын эретеп чәен эчәбез. Мәтрүшкә дә өстәлебездән төшми. Дарулар белән әллә ни мавыкмыйбыз.
Әминә Петрова, Базарлы Матак авылы:
–Грипп чорында мин урамга чыкканда борынга оксолин мае сөртеп куям. Поливитаминнар эчеп организмны ныгытам. Халык медицинасы чараларын кулланам. Салкын тидермәскә, бигрәк тә аякларны туңдырмаска тырышам. Хастаханәгә, кеше күп булган урыннарга барырга туры килгәндә битлек кияргә дә уңайсызланмыйм. Иммунитетны ныгыту өчен туйганчы йоклау, тиешенчә ял итү мөһимлеген дә онытмыйм. Ә инде авырып китсәм, урынга ятам, табиб чакыртам, күбрәк су эчәм. Табиб кушканнарны төгәл үтәргә тырышам. Чөнки бит грипп, ОРВИ дан өзлегүләр бигрәк тә куркыныч.
Люция Низамиева.