Анда җиңгән командалар районның финал ярышларында катнашачак. Район үзәгендәге “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере базасында Базарлы Матак авыл җирлеге хезмәт коллективлары чаңгыда көч сынашты. Командалар арасында Нәби Дәүли исемендәге гимназия беренче урынны яулады. Икенче урында – район үзәк хастаханәсе, өченче – Базарлы Матак урта мәктәбе командалары.