Әлки районының Чуаш Борнае мәктәбендә экология дәресе үткәрелде

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Әлеге дәрес быел Татарстанда  игълан ителгән экология һәм иҗтимагый киңлекләр елына багышланды. Заказник белгечләре укучыларга Татарстанның Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр хакында сөйләделәр, әйләнә-тирә мохитне саклауның мөһимлегенә басым ясадылар.

Бу мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Арина Филиппова узган ел “Парклар маршы” акциясендә катнашып, “Кыргый табигать утраулары” фоторәсемнәр конкурсында республика буенча беренче урын алган иде. Барлык укучылар алдында аңа Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының Дипломы һәм кыйммәтле бүләге тапшырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International