Әлки районында яшәүчеләр законсыз аракы сату турында хәбәр итеп акча эшли алалар

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Узган елда республиканың 28 районыннан 625 шундый хәбәр һәм мөрәҗәгать алынган. Аларны җибәрүчеләр алкогольнең законсыз әйләнеше белән уртак көрәшкә үз эшләрен генә кертеп калмыйлар, акча да эшләп алалар. Әйтик, Казанда яшәүче берәүнең төгәл хәбәрләре аңа 56 мең сум акча китергән. Яр Чаллыда яшәүчегә 28 мең сум, Түбән Камадан берәүгә 19 мең сум акча түләгәннәр.

Ә менә безнекләр Дәүләт алкоголь инспекциясенә андый хәбәрләр җибәрмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International