Әлки районында гаилә кормаган яшьләр арасында танышу кичәләре оештыралар

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Көз-кыш айларында “Мәхәббәтсез яшәп булмый” дип исемләнгән мондый чаралар ай саен үткәрелеп килә. Анда барлык авыл җирлекләреннән әлегә гаилә кормаган егетләр-кызлар чакырыла. Мәдәният хезмәткәрләре яшьләрне үзара таныштыруга юнәлдерелгән  төрле уеннар, конкурслар, биюләр оештыралар. “Кичә барышында танышып, бер-берсенең телефон номерларын алучылар бар,–ди мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина. –Алга таба бәлки андыйлар  дуслашып китәрләр, очраша башларлар. Ничек кенә булмасын, мондый кичәләр яшьләр өчен файдалы дип уйлыйбыз. Алга таба аларда күбрәк кеше катнашыр дип өметләнәбез.”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International