Әлки районында халыкка арендага һәм милек итеп бирелүче җир биләмәләренең чик күләме билгеләнде

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Моннан соң шәхси ярдәмче хуҗалык, индивидуаль торак төзелеше һәм бакчачылык алып бару өчен арендага һәм милеккә Базарлы Матакта –100 квадрат метрдан 2000 квадрат метрга кадәр, ә районның бүтән торак пунктларында 100 квадрат метрдан 5000 квадрат метрга кадәр җир участогы биреләчәк. Ә сәүдә эшчәнлеге оештыру өчен 30 квадрат метрдан 1000 квадрат метрга кадәр җир бирелә.

Әлеге кагыйдә халыкка бу карар кабул ителгәнче аренда хокукында бирелгән  һәм  гамәлдәге закончалык билгеләгән тәртиптә милек итеп алынган җир участокларына кагылмый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International