Әлки районынң Иске Матак авыл җирлегендә узган өч җыенда да халык күп проблемалар кузгатты.

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Иске Матак – райондагы иң зур җирлекләрнең берсе. Биредә һәр авылда халык җыены булса, аны алты урында үткәрергә туры килер иде. Җирлек  Иске Матак(126 хуҗалык, 395 кеше), Югары Матак (102 хуҗалык, 242 кеше), Абдул Салман (24 хуҗалык, 51 кеше), Яңа Сихтермә (25 хуҗалык, 78 кеше), Чуаш Шәпкәсе (39 хуҗалык, 105 кеше), Татар Шәпкәсе (43 хуҗалык, 118 кеше) авылларын үз эченә ала. Шулай итеп, алты авылда 359 хуҗалык исәпләнә, 989 кеше яши. Халыкның 85 проценты чуашлар, 6-7 проценты рус һәм татар халкы. Халык белән җыелышып сөйләшүләрне исә Югары һәм Иске Матакта, Чуаш Шәпкәсендә үткәрделәр.

Җирлектә халыкның 100 гә якыны “Кызыл Шәрык-Агро”да, “Хузангай”да хезмәт куя. Сөрү җирләре  әнә шул ике җәмгыятькә карый.

Әле берничә ел элек кенә бу авылларда халык сыер асраса да, сөт тапшыру буенча район исемлегенең азагында бара иде. Бүген инде  биредә яшәүчеләргә  мал асраудан файда күрүнең тәме йөгергән. Иске Матак авыл җирлеге башлыгы Николай Кудряшов халык алдында ясаган хисап докладында шундый уңган-булган гаиләләрне мактап атады. Җирлектә биш һәм аннан да күбрәк сыер асраучы гаиләләр бар. Болар Яңа Сихтермәдән  Юрий Советников (12 баш сөтбикәсе бар), Югары Матактан Юрий Карманаев, Сергей Варламов хуҗалыклары. Ә Валерий Саранкин, Владимир Демидов, Александр Ирдинкин, Людмила Кудряшова, Иван Ярославлев, Илья Лаврентьев, Валерий Ишмулкин, Александр Максимов гаиләләре  өчәр-дүртәр сыер асрап яшиләр. Нәтиҗәдә бу җирлек  халкы  ел дәвамында 302 тонна сөт саткан. Бу 5 миллион 226 мең сумлык дигән сүз. Моннан тыш,  халык мал-туар сатып 4 миллион сумнан артык акча эшләгән. Сөт җыючылар Юрий Карманаев, Артем Исхаков хезмәтеннән  халык та канәгать күренә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International