Әлки районы Чуаш Борнаенда яшәүче күп балалы Дулатовлар гаиләсенә яңа өй төзеп бирделәр

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Барлык эшләре башкарылган өйне бүген күп балалы гаиләгә тапшырдылар. Әниләре Надежда Дулатова белән биредә хәзер дүрт бала яшәячәк. Өй программа буенча  җиде кешегә исәпләп финансланды һәм төзелде, аның гомуми мәйданы 124 квадрат метр, төзелеш эшләренең бәясе 4 миллион сумнан артып китә.

Бу йортта яшәячәк  тагын ике бала, дөресрәге, егетләр әлегә армиядә хезмәт итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International