Әлки районында 7 февральдә 15 әти-әни рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак

2017 елның 3 феврале, җомга

Соңгы елларда укучылар гына түгел, укытучылар да БДИ тапшыра. Инде менә  быел ата-аналар да сынау тота. Бу көннәрдә Россиянең һәр төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да махсус акция уза. Аның кысаларында теләге булган һәр ата-ана үзе сайлаган фәннән БДИ тапшырып карый ала. Бездә имтихан 7 февральгә билгеләнгән. Анда катнашучылар рус теленнән белемнәрен сынаячак. “Теләге булган һәркемне имтиханда катнашырга чакырабыз. Әти-әниләр хәзерге биремнәрне  үзләренең мәктәп программасы белән чагыштырып, имтиханга ни дәрәҗәдә әзер булуларын сынап һәм, әлбәттә, үзләрен БДИ тапшыручы балалар урынына куеп карарлар”,–ди дәүләт имтиханнары буенча муниципаль координатор Алсу Зәйнуллина. Шуны да әйтергә кирәк әти-әниләр имтиханы, чын БДИ кебек үк, металл-детекторлар һәм онлайн-күзәтү камералары белән җиһазланган бүлмәдә узачак. Имтихан 30 минут дәвам итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International