Әлки районыннан дүрт әбүнәче “Татмедиа” бүләкләрен уйнатуда катнаша

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Әлеге акцияне “Татмедиа” берничә елдан бирле оештыра.  Узган ел ул 20 октябрьдә башланып киткән иде. Мәгълүм булганча, бүләк оту өчен  “Татмедиа” чыгара торган ким дигәндә өч газета-журналга быелның тулы алты аена язылырга һәм квитанцияләрнең күчермәләрен Казанга акцияне үткәрүчеләргә җибәрергә кирәк иде. Бүләк уйнатуда катнашучы әбүнәчеләрнең  исемлеге шушы арада “Татмедиа” сайтында урнаштырылды. Алар арасында безнең районнан дүрт кеше бар. Бүләкләр 17 февральдә уйнатылачак. Төп җиңүчене телевизор көтә. Шулай ук цифрлы фортоаппаратлар, савыт-саба җыелмалары да уйнатыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International