Әлки районында торак йортлар, учреждениеләр, производство биналары түбәләреннән карларны төшерү оештырыла

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Нәтиҗәдә ул кыеклардан шуып төшеп кешеләр иминлегенә куркыныч тудыра. Кар күбрәк булса, түбәне дә җимерергә мөмкин. Шуңа да кыш әйләнәсе яуган карларны өйләр, күп фатирлы йортлар, оешма-учреждениеләр, производство биналары, терлекчелек фермалары түбә-кыекларыннан кичекмәстән төшерү зарур. Бу эшне авыл җирлекләре, хуҗалыклар, оешмалар җитәкчеләре оештырырга тиеш. Түбәләрне кардан чистартканда хәвефсезлек чараларын күрү дә бик мөһим.

Көннәр язга авышканда шулай ук кыекларда боз сөңгеләре барлыкка килә. Аларны да кешеләргә куркыныч тудырмасын өчен даими чистартып тору мәслихәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International