Әлки районындагы өлкәннәр йортына керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” ансамбле зур концерт һәм музыкаль үзәк бүләк итте.

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

7 февральдә  әлеге ансамбль артистлары интернатка килеп, искитмәле концерт күрсәттеләр. Казанда 2008 елда керәшеннәр җәмгыяте инициативасы һәм Татарстан хөкүмәте карары белән оештырылган “Бәрмәнчек” бик күп халыкара конкурслар лауреаты, халыкара фестивальләр дипломанты булган. Ул бүген республикада гына түгел, илнең төрле төбәкләрендә һәм аннан читтә дә популярлык казанган. Ә ансамбльнең художество җитәкчесе Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кашапованың нәсел тамырлары районыбызның Урта Әлки авылына барып тоташа икән. Артистлар интернатның актлар залында керәшен, татар һәм рус халык җырларын һәм биюләрен башкардылар. Өлкәннәр аларны рәхәтләнеп тамаша кылды, зур күңел күтәренкелеге алды.Кунаклар интернатка музыкаль үзәк һәм үз концертларының  музыкаль дискларын да бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International