Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалын тәмамлаучылар дипломлы булдылар

2017 елның 12 феврале, якшәмбе

Филиалның 301 һәм 303 нче төркемнәрендә 11 пешекче һәм 27 тракторчы хәзерләнгән.Яшь белгечләрне гомерләренең истәлекле бу вакыйгасы белән район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Мария Платонова, Алексеевск агрокөллияте директоры Александр Солдатов, район авыл хуҗалыгы идарәсе баш инженеры Рафик Галләмов, филиал җитәкчесе Замир Зарипов, “Кызыл Шәрык-Агро”ның Үзәк Әлки идарәсе баш инженеры Исмәгыйль Габделбәров, укытучылар, остазлары тәбрикләде. Яшьләр үзләре дә җавапсыз калмадылар, белем һәм һөнәр биргән педагогларга рәхмәт әйтеп бүләкләр тапшырдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International