Әлки районында 18 февральдә “Татарстан чаңгы юллары” спорт бәйрәме үткәрелә

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Әлеге чаңгы ярышына район учреждениеләре, оешмалары хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре вәкилләре чакырыла. Гомумән, бу бәйгедә теләге булган һәр кеше катнаша ала. Ярышлар төрле яшь категорияләре буенча үткәрелә.

Көннәр язга авыша. Кышның һәр мизгеле белән хозурланып, рәхәтләнеп чаңгы шуып калыйк. Бу шимбәдә буласы спорт бәйрәмендә бергәләп катнашыйк. Ул сәгать 10 да башлана. Чаңгыларны прокатка алырга да мөмкин булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International