Әлки районы көрәшчеләре Бөтенроссия турнирында җиңделәр

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Ташбилгедән Рәмзил Абдуллин, Базарлы Матактан Наида Мурадова, Алпардан Анар Масимов үз үлчәүләрендә беренче урын алдылар. Иске Тахталадан Никита Хәйруллин да призер – ул өченче урында. Пьедесталның иң югары баскычына менгән үсмерләр шуның белән спорт мастерына кандидатлык таләпләрен үтәделәр. Яшь көрәшчеләрнең тренерлары Илдар Ахмеров һәм Рәмис Вафин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International