Район мәдәният йорты каршында эшләүче әлеге вокаль-инструменталь ансамбль әлкилеләр арасында бик популяр. Музыкант егетләребез күрше-тирә районнарда һәм чит өлкәләрдә дә чыгышлар ясыйлар. Бу арада алар сугышчы-интернационалистларны искә алу көне уңаеннан Лаеш, Нурлат, Кайбыч районнарында концертлар күрсәттеләр. Бүген ансамбль Чирмешән районында чыгыш ясаячак.