Бу ярышларда безнең районнан 8 яшь көрәшче катнашты. Алпар егете Анар Масимовка уңыш елмайды – ул 65 килограммга кадәр үлчәүдә икенче урынны алды. Район көрәшчеләре мондый дәрәҗәгә 2008 елдан бирле ирешкәннәре юк иде. Тагын бер егетебез күрсәткечен дә әйтеп үтми булмый. Данил Зәйнуллин (45 кг) 46 көндәше арасында 8 урынны алды. Көрәшчеләрнең тренерлары Рәмис Вафин һәм Илдар Әхмәров.