Берничә ел Рәмис Вафин җитәкчелегендә көрәш серләрен өйрәнгән бер кыз хәзер Спорт академиясенең I курсы студенткасы. Шундый җиңүгә ирешү аңа спорт мастерлыгына кандидатлык нормативын үтәү мөмкинлеге бирде.
Турнирда Базарлы Матактан Рәмзис Сәлаховның (68 кг) икенче, Регина Нуретдинова (52) һәм Алмаз Хәмидуллинның (82 кг) өченче урыннар алуы безнең өчен шулай ук сөенеч. Көрәшчеләребезнең җиңүләрендә тренерлары Илдар Әхмәров һәм Рәмис Вафинның өлеше бар, билгеле.