Районның өлкән суд приставы Сәвия Нотфуллина әйтүенчә, хәзер әлкилеләрнең салымнар буенча 449 мең сум әҗәтләре бар. Боларның күп өлеше транспорт салымы. Әлеге бурычлыларның байтагының районда яшәмәве әҗәтләрен түләтүдә кыенлыклар тудыра.
Пенсия фондына иминият взнослары буенча исә район халкының 2 миллион 765 мең сум бурычы исәпләнә. Әҗәтлеләрнең күбесе – хосусый эшмәкәрләр. Бүген 66 кешенең айлык керемнәренең яртысы Пенсия фондына бурычларын каплауга тотып калына.