Әлки районындагы паркларда Ватанны саклаучылар көненә һәм сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланаган патриотик чаралар узды

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

Геройлар паркында тантананы Н.Дәүли исемендәге гимназия коллективы, “Ленин бакчасы”нда – Базарлы Матак урта мәктәбе һәм район мәдәният йорты, ә Ана даны паркында район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре үткәрде. Паркларда патриотик җырлар, шигырьләр яңгырады, Бөек Ватан сугышында ил азатлыгы өчен көрәшкән, шулай ук кайнар нокталарда хәрби бурычларын намус белән  үтәгән райондашларыбыз данланды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International