Әйтик, техник инвентарлаштыру бюросы (БТИ) бинасы артындагы тирәдә елга ярларын матурлап ремонтлау, комлы пляж булдыру, үзәнлектә исә ял итү урыны, балалар өчен уен мәйданчыгы, төрле спорт ярышлары үткәрү урыннары ясау күздә тотыла. Шунда ук сәүдә итү өчен лареклар да булачак.
Әлегә бу эшләр рәсмиләштерелмәгән. Шуңа район халкы яр буенда ял зонасы төзү буенча үз тәкъдимнәрен, фикерләрен кертә ала. Тәкъдимнәрегезне район башкарма комитетының капиталь төзелеш бүлегенә юлларга кирәк.