Әлки районы үзәге Базарлы Матакта бәйрәм ярминкәсе гөрли

2017 елның 24 феврале, җомга

Крайнов һәм Ленин урамнарында сәүдә рәтләре сузылган. Ни генә юк өстәлләрдә: авылдан килүчеләр сатып алучыларга әле генә суйган терлек ите, каз, тавык, күркә түшкәләре тәкъдим итәләр. Яңа тотылган балык сатучылар да бар. Җиләк-җимеш, яшелчәне әйткән дә юк, алма, өрек, кара җимеш һәм башкасы бала-чаганы да, әбиләрне дә кызыктырырлык. Сөт, май, каймак, корт, эремчекне сыерлы-сыйлы халык сатып тора. Болгар ягыннан килгән бер апа җәй буе үзе җыйган үләннәрнең шифасы турында бер дә иренмичә сөйли, витаминлы, файдалы чәй алырга кыстый... Кыскасы, ярминкә бай, күңелле. Чөнки бит шунда музыка уйный, үзешчәннәр концерт куя, шунда коймак чыжылдый, һавага тәмле шашлык исе тарала... Бәйрәм бүген Матакта, бәйрәм!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International