Әлки районында мәктәп укучылары макулатура тапшырып спорт җиһазлары сатып алалар

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Узган атнада исә  1361 килограмм кәгазь калдыклары кабул итү пунктына озатылган. Әлеге чималны иң күп тапшыручылар – Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары. Биредә һәр укучыга уртача 9,6 килограмм макулатура җыелган. Узган атнада гимназия 304 килограмм, ә ел башыннан бирле 2603 килограмм кәгазь калдыгы тапшырган. Шулай ук Әхмәт (һәр укучыга 7,8 килограмм), Алпар (7,6 кг), Чиябаш (7,5 кг) мәктәпләре иң күп макулатура җыючылар исемлегендә.

Макулатура җыеп тапшыру һәр яклап отышлы. Кәгазь калдыклары чүпкә әйләнми – файдалы эшкә китә. Алай гына түгел, акча да китерә. Чимал тапшырудан кергән акчага мәктәпләр спорт җиһазлары сатып алалар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International