Әлки районында штанга күтәрү бәйгесендә ир-атлар да, хатын-кызлар да көчен, осталыгын күрсәтте

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Үз авырлык категорияләрендә Илфат Хәмитов, Илшат Фәсихов, Андрей Зиньков, Кирилл Зинькин җиңүче булдылар. Яшьләре 50 дән өстә булган ир-егетләр дә  әле көчләре ташып торуын расладылар. Бу категориядә Илшат Нурутдиновка тиңнәр булмады. Хатын-кызлар да көч-гайрәтен күрсәтте.  60 килога кадәр авырлык категориясендә – Эльвира Латыйпова, 60 килодан авырраклар арасында Римма Шәрәфетдинова җиңү яуладылар.

Ярышларны ДЮСШ тренеры Газинур Фәттахов оештырды. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр, дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International