Татарча көрәш буенча Габишевода үткән республика турнирында Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 7 нче сыйныф укучысы Илназ Хәмидуллин үз үлчәү категориясендә беренче урын алды.
Ул шуның өстенә ярышларның иң оста көрәшчесе дип табылды һәм планшет белән бүләкләнде.