Әлки районының Базарлы Матак авылындагы “Каенкай” бакчасы тәрбиячесе Елена Соловьева “Ел тәрбиячесе” булды

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Әзерлек төркемендә эшләүче Елена Соловьева үз тәрбиясендәге 25 сабыйга икенче әниләре кебек. Ул аларны бик күп файдалы күнекмәләргә өйрәтә, инде мәктәпкә дә әзерли. Район бәйгесендә тәрбияче бакчада математика дәресе үткәреп осталыгын күрсәтте.

“Ел тәрбиячесе” республика бәйгесенең район турында икенче урынны шул ук “Каенкай”дан Людмила Мухина яулады. Өченче – Базарлы Матакның “Салават күпере” тәрбиячесе Валентина Карманаева. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International