Әлки районының гимназия укучысы Рәзилә Билалова республика конференциясендә өченче урынны алды

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Түбән Кама шәһәрендә узган бу конференциядә Рәзилә якташыбыз Әсрар Гали иҗаты буенча чыгыш ясаган. Әлеге тикшеренү-эзләнү эше өчен ул Дипломга, истәлекле бүләккә лаек булган. Конференциягә Рәзиләне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Әһлиуллина әзерләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International