Әлки укучысы Вячеслав Юманов республика чаңгычылар ярышында өченче урынны алды

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Өстәмә белем оешмаларында һәм физкультура-спорт берләшмәләрендә шөгыльләнүче укучылар арасында чаңгыда узышу буенча Бөтенроссия Ачык спартакиадасының республика этабы 25-26 февральдә Түбән Кама районында үткәрелде. Анда район данын Иске Матак урта мәктәбе укучылары яклады. Аларның тренерлары Михаил Леонтьев һәм Николай Ирдинкин. Спартакиадада балалар иҗат йортында шөгыльләнүче Вячеслав Юманов призлы урын яулады. Ә гомумкоманда зачетында Әлки районы командасы бишенче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International