Фираил Шиһапов озак еллар Чистай районы баш табибы булып эшләде. Ул елларда аңа ярдәм сорап кемнәр генә мөрәҗәгать итмәде. Авылдашлары әхмәтлеләрне генә түгел, гозер белән килгән һәркемне каршы алып, булышлык күрсәтә иде мәрхәмәтле якташыбыз. Ни кызганыч, дүрт ел элек 60 яше тулган көннәрдә аның гомере кинәт өзелде.
4 мартта Әхмәт авылы мәчетендә Фираил Шиһапов истәлегенә Корбан ашы үткәрелә. Авыл мәдәният йортында татарча көрәш бәйгесе оештырыла (сәгать 11 дә башлана). Анда Чуаш Кичүе, Түбән Әлки авыл җирлекләреннән яшь көрәшчеләр чакырыла. Клубта шулай ук рәсемнәр күргәзмәсе, зур концерт булуы көтелә.