Әлки районының Иске Камка авылында язгы ташуга әзерләнәләр

2017 елның 4 марты, шимбә

Су күп булган елларда бу урамнардагы терлекләрне, кайбер милекне корырак җиргә күчереп торалар. Ә инде ялгыз яшәүче өлкәннәр, авырулар, инвалидлар турында әйткән дә юк: аларның исемлеген алдан ук төзеп, кайсын хастаханәгә, кайсын туганнарына вакытлыча урнаштыруны кайгырталар. Быел да авыл җирлеге башкарма комитеты шул эшләр белән ныклап шөгыльләнә.

Язгы ташулар озак көттермәс дип кышкы саклауга куйган көймәләрне дә кар астыннан казып алганнар инде. Аларның берсе Тегермән урамыннан Үзәк урамга кешеләрне ташу өчен кулланылачак. Ә икенчесе Чирмешән урамында яшәүчеләргә тәгаенләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International