Әлки районының авыл һәм мәктәп китапханәләренә якташыбыз Мөдәррис Вәлиев яңа чыккан китабын юллаган.

2017 елның 4 марты, шимбә

Узган ел азагында якташыбызның “Рәхмәт яусын” исемле китабы дөнья күрде. Аның нәшриятта яңа басылган нөсхәләрен автор район музеена, редакциягә һәм үзәк китапханәгә юллаган иде. Инде мөхтәрәм язучы, шагыйрь, тәнкыйтьче якташыбыз алты дистәдән артык китабын район мәктәпләрендәге һәм авыллардагы китапханәләргә дә бушлай өләшергә уйлаган.Заманында “Коммунизм юлы” район газетасында  беренче шигырьләрен бастырып каләмен чарлаган иҗади дустыбыз Мөдәррис Вәлиевнең үтенечен үтәп, без китапларны адресатларына өләшү чарасын күрдек. Әдипнең иҗаты һәм тормышының аерым сәхифәләре, уй-фикерләре белән таныштыручы “Рәхмәт яусын” китабын китапханәләрегездән сорап укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International