Кунаклар буш кул белән түгел, кайсы тәмле торт, пирог, кайсы тозлы кыяр-помидор кыстырып килгән. Җирлек советы, клуб хезмәткәрләре дә табын әзерләүгә өлеш керткәннәр: өстәлләр әзерләп, пилмәнле аш пешереп, чәй кайнатып куйганнар.. Концерт номерлары да булган, кунаклар үзләре дә җыр-биюгә осталыкларын күрсәткәннәр
Үргәгарда да бәйрәм бик күңелле үткән – тәмле сыйлы өстәлләр, котлау сүзләре дә булган. Кунаклар, халкыбызның элеккеге җырларын искә төшереп, кара-каршы җырлашып утырганнар.