Әлки районының Иске Алпар һәм Чуаш Борнае авыл җирлекләре башлыклары Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Районда җирле үзидарә үсешенә зур өлеш кертүләре өчен Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринат Кәлимулла улы Шәйхетдинов һәм Чуаш Борнае җирлеге башлыгы Илсур Гарифулла улы Зарипов Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Әлеге дәрәҗәле бүләкне аларга муниципаль район советы утырышында Татарстан Дәүләт Советы урынбасары Юрий Камалтынов тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International