Хәзер бассейнда көн саен 80-90 кеше коена. “Ләйсән” 14 сәгатьтән эшли башлый. 14-15 сәгатьләрдә биредә пенсионерлар коена ала, 15-18 сәгатьләрдә балалар белән тренер шөгыльләнә. Ә инде 18.00 дән 21.00 гә кадәр бассейн 18 яше тулган һәм аннан өлкәнрәкләргә хезмәт күрсәтә.
Бассейнга беренче тапкыр килгәндә табибтан белешмә булу зарур. Шулай ук башлык, икенче аяк киеме алып килергә онытмагыз.