Биредә сугышчан каратэ, самбо, башка шундый спорт төрләре белән шөгыльләнергә, үзеңне ничек якларга, һөҗүм итүчеләр берничә булганда ничек сакланырга, гадәттән тыш хәлләрдә ничек исән калырга өйрәтәләр. Мондый күнекмәләр һәркемгә кирәк булырга мөмкин. Армия хезмәтенә әзерләнүчеләргә бигрәк тә. Клуб инструкторы Геннадий Вассунов шуңа охшашлы эшчәнлек алып баручы түгәрәкләрне хезмәттәшлеккә өнди.