Әлки районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Илнур Юсупов билгеләнде

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Район советы утырышы эшендә Табигать байлыкларын файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Татарстан Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Илгизәр Зарипов, Россельхознадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов катнаштылар. Утырышны  район советы рәисе Александр Никошин алып барды.Мәгълүм булганча, муниципаль район советының 27 гыйнварда булган чираттан тыш утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиевнең үз гаризасы нигезендә аның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителгән иде. Шул ук утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү турындагы положение расланды. Аннан соң   конкурс үткәрү  һәм аның шартлары турындагы белдерү район газетасында басылып чыкты.6 мартта муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә кандидатуралар карау буенча комиссия утырышы булды. Анда конкурста катнашу теләге белдергән район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнур Юсуповтан, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Владимир Петровтан кергән документлар каралды һәм ике кандидат та район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына кандидат буларак район советы каравына тәкъдим ителде.Район советы утырышында кандидатларның икесенә дә сүз бирелде. Илнур Юсупов район башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнгән очракта үз эшчәнлеген алып бару программасы белән таныштырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International