Әле күптән түгел биредә Юхмачы урта мәктәбе укучылары, Кошки һәм Төгәлбәй авылларының җыр-бию осталары булып киткән. Интернатның актлар залында алар күрсәткән концертны өлкәннәр бик кызыксынып, яратып караганнар. Татар, чуаш, рус телләрендә яңгыраган җырлар әби-бабайларның бигрәк тә күңелләренә хуш килгән. Үзләре дә кушылып җырлап утырганнар.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләрен дә интернатта көтеп алалар. Әле бу көннәрдә алар өлкәннәрне җыр-биюле, нәфис сүзле тамаша белән сөендергәннәр. Мондый очрашулар өлкәннәр һәм физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең күңелен күтәрә, кәефләрен яхшырта, авыруларын, борчуларын оныттыра.