Ел башыннан Татарстанда балалар катнашында 64 авария булып, аларда 2 баланың гомере өзелгән, 67 се тән җәрәхәтләре алган

2017 елның 17 марты, җомга

Кечкенә җәяүлеләрне таптатуның 28 очрагы теркәлгән.

Юлларда шундый хәвефле хәлләр булуын искә алып һәм каникуллар чорында балалар иминлеген тәэмин итү өчен районда 16-28 март көннәрендә “Язгы каникуллар” кисәтү операциясе үткәрелә. Аның барышында транспорт йөртүчеләрнең юл кагыйдәләрен үтәүләре (балаларны машинада йөртү, җәяүлеләргә юл бирү) тикшереләчәк. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында эшләүчеләр белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында киңәшмәләр дә үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International