Район буенча җир салымы бурычы 126718 сум, милек өчен 129302 сум тәшкил итә. Иң күп бурыч транспорт салымы буенча - әлкилеләр исеменә теркәлгән машина-трактор өчен тагын 1570468 сум салым түлисе калган. Шуның 1,1 миллион сумы – Базарлы Матак авыл җирлегендә яшәүчеләр өлеше.
Районның 6 авыл җирлегендә барлык төр салымнар тулысынча җыеп алынган. Тагын 8 авыл җирлеге җир һәм милек бурычларыннан “котылган”. Бурычларны түләп бетерү өчен бер атнадан азрак вакыт калып бара. Ә аннары инде 2016 ел өчен салым хәбәрләре килә башлаячак.