Биредә кече фермарлар саны да башкаларга караганда күбрәк, хуҗасыз җир кишәрлекләрен дә тулысынча теркәп бетергәннәр, салымнар җыю буенча да бурычлары юк, буш торган өйләрнең барысын да теркәп куйганнар.
Икенче-өченче урыннарда Карга һәм Иске Чаллы авыл җирлекләре. Рейтингның иң соңгы өч юлын Апак, Чуаш Борнае, Югары Колчурино авыл җирлекләре алып тора. Җирлекләргә бәя 16 төр эшчәнлек буенча бирелә.