Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин алып барды. Анда 7 җитди мәсьәлә тикшерелде. 2016 елда ачылган коррупция юнәлешендәге җинаятьләр һәм закон бозулар турында прокурор Руслан Гыйзәтов чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, узган ел коррупция юнәлешендәге 50 закон бозу очрагы (нарушения) ачыкланган.
Авыл җирлекләре башкарма комитетлары тарафыннан товар сатып алу, эшләтү, хезмәт күрсәтү контрактлары белән эш иткәндә шактый гына җитешсезлекләр җибәрелә икән. Әнә шул бозуларга карата 22 күрсәтнамә юлланган. Нәтиҗәдә җитешсезлекләр төзәтелгән, 22 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
Район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алиса Локтева бездә штат нигезендә 73 муниципаль хезмәткәр булуын әйтте. Алар тарафыннан керемнәре турында дөрес булмаган мәгълүмат бирү, коммерция эшчәнлеге белән шөгыльләнү фактлары, шулай ук муниципаль хезмәткәрләрнең җинаять җаваплылыгына тартылу очраклары теркәлмәде, ди ул.
Район контроль-хисап палатасы рәисе Андрей Агапов узган ел бюджет средстволарының ничек тотылуына, тикшерү нәтиҗәләре буенча юлланган күрсәтнамәләрнең үтәлүенә контрольлек итү, шулай ук коррупцияле бозуларны булдырмау буенча башкарган эшләренә нәтиҗә ясады. Былтыр әлеге палата тарафыннан 150 объект тикшерелгән. Гомуми күләме 23591,9 мең сум тәшкил иткән финанс кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланган. Шуның 19773,4 мең сумы бюджет средстволарын нәтиҗәле тотмау белән бәйле.
Утырышта шулай ук төрле программалар буенча районда халыкка торак төзелешенә субсидияләр бирү мәсьәләсе тикшерелде. Бу хакта район башкарма комитетының торак субсидияләү һәм төзү бүлеге начальнигы Фирдүс Нуруллин мәгълүматы тыңланды. Аның әйтүенчә, район торак комиссиясе ай саен утырышлар үткәреп, кешеләрнең торак шартларын яхшыртуны сорап мөрәҗәгать иткән гаризаларын карый. Әлеге комиссия торакка мохтаҗлыкны тикшереп раслаганнан соң гына гаиләләр (заявители) программалар буенча чиратка куела һәм финанслауга кертелә.
Район башлыгы Александр Никошин, халыкка җайлы булсын өчен, субсидия алу тәртибе күрсәтелгән стенд ясарга тәкъдим итте. Шунда ук һәр программа буенча чиратта торучыларның исемлеге дә булдырылсын, ди ул. Янгын, су басу яисә бүтән гадәттән тыш хәл булган очракта субсидия чиратсыз бирелә икән, бу да район торак комиссиясе карары нигезендә эшләнергә тиеш, диде башлык.
Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышында халыкның торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләренең, бигрәк тә капиталь һәм агымдагы ремонт өчен җыелган акчаларның дөрес тотылуы да тикшерелде. Шулай ук иясез биналар һәм җир участокларын ачыклау буенча башкарыла торган эш нәтиҗәләре дә каралды. Авыллардагы буш торган хуҗасыз йортларны юк итү буенча Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин, Иске Хурада авылы башлыгы Николай Кузнецов, Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин мәгълүматлары тыңланды.
Кеше яшәмәгән иясез йортлар авылның йөзен бозып тора, алар шулай ук усал ниятле бәндәләр өчен аулак урын булырга мөмкин. Моңа басым ясап, район башлыгы Александр Никошин һәр җирлектә андый йортлардан тизрәк арыну бурычын куйды.