Әлки районы укучысы Азалия Хәйдәрова республика конференциясендә җиңгән

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

 Базарлы Матак мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Азалия Хәйдәрова Туфан Миңнуллин исемендәге республика конференциясендә беренче урын алган.

Ул конференциядә “Эш өстәлендә – татарның әхлакый кодексы” дигән хезмәте белән чыгыш ясаган. Укучы җиңүендә аның укытучысы Вилә Хафизованың да өлеше бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International