Түбән Кәчи мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галина Артамонова Казанда үткән “Аксаков укулары” VI республика конкурсында өченче урын алды.
Ул әлеге бәйгедә үзенең “Сергей Аксаков әсәрләрендә психологик сурәтләү алымнары һәм ысуллары” дигән эше белән катнашкан.