Укучыбызга җавап бирү өчен без Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллинга мөрәҗәгать иттек.
–Үзара йөкләнгән салым-ның күләме турында референдум үткәреп карар кылынды. Татарстан Хөкүмәте 1 сум салым акчасына 4 сум кушып биргәч, җирлектә шушы акчага шактый эшләр эшләнә бит. Халык моны күрә, аңлый, хуп-лый. Әйтик, былтыр үзара йөкләнгән салымны бары ике кеше генә түләмәде бездә.
Инде яңа елга кердек. Быелга эш планнары төзелгән. Җәйге чорда күбрәк эшкә өлгерик дип 600 сумлык үзара йөкләнгән салымны берьюлы түләсәгез иде, дип халыкка мөрәҗәгать иттек.
Югары Әлки авылына килгәндә, мин дә Илгизәрнең сорауларына пунктлап җавап бирим. Урам суүткәргечләре ул яшәгән Кырый урамда чынлап та төзекләндерүгә мохтаҗ. Без моның өчен проект төзетеп, 60 мең сумнан артыграк акчаны түләп куйдык. “Чиста су” программасына кертерләр дигән өметебез зур, көтәбез.
Урам юлларын ремонтлау бик кыйммәтле эш. Кышын кардан чистартып тору өчен эшмәкәр Шәйхетдиновлар белән килешү төзедек, тракторны 1 сәгать эшләтү 1200 сумга төшә (“Алексеевскдорстрой”да бәя 2 тапкыр югары). Былтыр Кырый урамына ком ташытып, чокырларны күмдерә башладык. Экскаватор ялладык, 1 сәгате шулай ук 1200 сум, “КамАЗ” – 700 сум. Бу эшне быел дәвам итәчәкбез.
Зиратка килгәндә, закон буенча аның территориясе межаланырга, аннары теркәлергә тиеш. Моны берничек тә бушлай эшләп булмый, дәүләттән акча бирелми. Шуңа да үзара йөкләнгән салымның бер өлешен әлеге чыгымнар тәшкил итә. Халыктан җыелган акчаның төгәл исәбе алып барыла, һәр тиене авылларыбыз мәнфәгатьләренә тотыла,–дип җавап бирде җирлек башлыгы.