Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” дигән әсәрен Ташбилге авылында шактый кеше укыды

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Һәм менә без яңа китапны кулыбызга алып уку бәхетен татыдык. Узган ел азагында “Зөләйха күзләрен ача” романы авыл китапханәләренә килеп иреште. Татар авылларына китапның танылган язучыбыз Флера Тарханова тәрҗемә иткән татар телендәге варианты килде. Сүз уңаеннан, әлеге роман инде француз теленә дә тәрҗемә ителә икән. 

 

“Зөләйха күзләрен ача” романының төп сюжет линиясе – үткән гасырның 30 нчы елларында хәллерәк авыл кешеләрен ку-лаклар дип Себергә сөрү, халыкның анда коточкыч авырлыклар кичерүе, күпләп үлүе-кырылуы, әмма, ни михнәтләр күреп тә, җан тырмашып яшәргә тырышуы. Зөләйха образында Гүзәл Яхина бәлки үзенең әбисен тасвирлыйдыр, чөнки Себергә сөрелүчеләр арасында ул да була. 

 

Әсәрдә шул чорның татар авыллары тормышы һәм көнкүреше бик җентекләп сурәтләнә. Китапны укый башлау белән андагы вакыйгалар үз эченә бөтереп алып кереп китә. Яңа китап килгәч, беренче булып аны үзем укып чыктым. Әсәр бик ошады. Илебез тарихындагы  репрессия еллары фаҗигасе минем өчен өр-яңадан ачылды, тетрәндерде.

 

Китапны авылыбызда шактый кеше укыды инде. Ул кыш буе кулдан-кулга йөрде. Әле тагын әллә ничә авылдашыбыз укырга чиратын көтә. 

Роман күбесенчә урта һәм олы яшьтәгеләрне кызыксындыра. Бергә фикер дә уртаклашабыз. Бер ханым әйтә: “Кызыма да укытасым килә бу китапны”,–ди. 

Әйтергә теләгәнем шул: “Зөләйха күзләрен ача” романы барлык китапханәләрдә бар, укыгыз әле аны. Ул  уйландыра да, сокландыра һәм гыйбрәтләндерә дә. Хәер, яхшы китап уку ләззәтен һәм файдасын   тагын ни белән чагыштырып була?!

 

Розалия Абдуллина, Ташбилге авылы китапханәчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International