Училище курсантлары паркны кыш буе кардан чистартып торалар. Инде язга аяк бастык, шул уңайдан егетләр-кызлар паркның эскәмияләрен, перголаларны, балалар мәйданчыгын, сәхнәне тәртипкә китергәннәр. Көннәр бераз җылынуга парктагы агач-куакларның ничек кышлавын тикшереп чыгачаклар икән.
Тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә булдырылган паркны С.Лисенков исемендәге музей тәртиптә тота. Биредә бала-чага рәхәтләнеп уйный. Паркны өлкәннәр дә яратты: кичләрен аның сукмакларында саф һава сулап, ял итеп йөрүчеләр күп була.