“Татарстан талантлары” республика балалар иҗаты бәйгесенең“Рәсем” номинациясендә Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы 13 яшьлек Руслан Шаһиев икенче урын алды.
Русланның туган як табигатен тасвирлаган рәсеме шундый югары бәягә лаек булган. Аның остазы – укытучы Эльмира Монадиева.