Бу көннәрдә Илүзәнең тагын бер җиңүе мәгълүм булды: ул Бөтенроссия балалар һәм яшьләр арасында “Йолдызлык” фәнни-эзләнү проектлары олимпиадасының республика этабында 76 укучы арасында биология буенча өченче урынны алган. Бу ике бәйгегә дә аны укытучысы Гүзәл Гаязова әзерләгән. Педагог әйтүенчә, Илүзәнең әлеге уңышларында аның әти-әнисенең дә роле зур.